Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Кызым-бәхетем

16 май көнне Ташчишмә авылы китапханәчесе «Кызым-бәхетем» исемле табигать кочагында гаилә бәйрәме уздырды. Бәйрәмгә кызлары белән әниләр килде. Алар белән гаилә кыйммәте турында сөйләштек. Табышмаклар чиштек, мәкальләр әйтештек. Төрле уеннар уйнадык. Бәйрәм истәлеге итеп китаплар бүләк иттек. Табигатьтә коймак пешереп, самовардан чәй эчү бәйрәмнең күңелле мизгеле булып истә калды.