Халыкара гаилә көне
15 май — Халыкара гаилә көне. Ташчишмә авылы китапханәчесе Ташчишмә авылында гомер итүче Сагитовлар гаиләсендә кунакта булды. «Гаиләбезнең девизы — сабырлык» ‘ ди гаилә башлыгы Газимҗан абый. Алар тормыш иптәше Зөлфия апай белән 50 елдан артык гомер итәләр. Яннарында улы Зөфәр белән килене Гөлүзә, аларның ике улы, бер кызлары үсеп килә. Хәзерге көнебез бик рәхәт, ди өлкәннәр. Без кадер-хөрмәттә яшибез, дип куаналар алар. Җылы аралашу, уеннар, шаян сүзләр белән очрашуыбыз үтеп тә китте. Әлбәттә, бергәләшеп мул табын артында чәйләр эчтек. Табыныгыз гел шулай мул, үзегез сәламәт булып тигезлектә яшәгез, дип саубуллаштык без. Рәхмәт сезгә хөрмәтле Сагитовлар!







