Сүнмәс йолдыз син-Тукай
26 апрель көнне Түбән Бәрәскә китапханәсе мәктәп балалары, клуб хезмәткәрләре белән берлектә «Сүнмәс йолдыз син-Тукай» исемле әдәби кичә уздырдылар. Кичәдә Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында презентация күрсәтелде, җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Иң матур, сәнгатьле сөйләүчеләр бүләкләнделәр. «Милләтемнең горурлыгы-Тукай туган бу айда» дигән китап күргәзмәсе эшләде. Кичәбез Туган тел җыры белән тәмамланды.






