Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Милләтемнең җырчы тургае

Татар халкы быел Г.Тукайның 138 еллыгын билгеләп үтә. Халкыбыз күңелендә ул мәңге яшәр.
Бәрәзә авылы китапханәчесе  Бәрәзә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән «Милләтемнең җырчы тургае» исемле әдәби иртә үткәрде.

Балалар Тукай иҗаты белән танышып киттеләр. Шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләренә рәсемнәр ясадылар.
Соңыннан Тукай әкиятләренә төшерелгән мультфильмнар карадылар. Кичә Туган тел җыры белән тәмамланды.