Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Милләтнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай

26 нчы апрель – бөек татар шагыйре, татар шигъриятенең йөзек кашы Габдулла Тукайның тууына 138 ел. Шул уңайдан, 25 нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасы каршында «Милләтнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Әтнә район мәдәният йорты тарафыннан оештырылган «Күңелләрдә мәңге яшь Тукай» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясау Әтнә мәдәният бүлеге һәм Г.Тукай ис. Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары тарафыннан оештырылган концерт номерлары белән үрелеп барды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре чарага килгән һәр кунакка китап кыстыргычы ясау буенча осталык дәресе үткәрде.