Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Хәмбәлова Наилә Нургали кызы белән очрашу

18 апрель көнне Яңа Шашы авылы китапханәчесе укучылар белән Яңа Шашы авылында гомер итүче Хәмбәлова Наилә Нургали кызына очрашуга бардылар. Наилә апай — сугыш чоры баласы, 1938 нче елны туган. Әтисе Нургали, абыйсы Юныс Бөек Ватан сугышында катнашкан. Наилә апай мәктәпне тәмамлагач авылда кала, фермада сыер сава. Мансур абый белән тормыш корып, ике бала үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә эшли.
Мансур абый күптән вафат инде. Бүген төп нигездә ул үзе генә гомер итә. Балалары, оныклары Казан шәһәрендә яшәсәләр дә, әниләре янына һәрдаим кайтып, хәлен белеп торалар.