«Карга боткасы»на ярма җыю
5 апрель көнне Ташчишмә авылы китапханәчесе Иске Өҗем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Карга боткасы» на ярма җыйдылар. Ул көн үзе бәйрәмгә әйләнде. Авыл кешеләре матур итеп каршы алдылар. Укучылар аларга бәйрәмгә багышлап өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Ярма, май, йомырка бирүчеләргә матур теләкләрен әйтеп саубуллаштылар.



