Ислам дине үрнәк дин
Түбән Бәрәскә авылы китапханәсендә 3-4 сыйныф укучылары Наил хәзрәт белән «Ислам дине үрнәк дин» дип аталган вәгазь кичәсендә очраштылар. Рамазан аеның фазыйләтләре , әдәп-әхлак турында вәгазь тыңладылар. Дин балаларда ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк.
Балалар бу очрашудан яхшы эшнең савап, яман эшнең гөнаһ икәнен аңлап киттеләр.

