Кошлар безнең дуслар
1 апрель кошлар көне уңаеннан Түбән Бәрәскә авылы китапханәсе «Кошлар безнең дуслар» уен-викторинасы уздырды. Балалар ике төркемгә бүленеп сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, кисәкле кош рәсемнәрен җыйдылар, башваткыч чиштеләр. Шулай ук укучыларның һәрберсе берәр кош турында китапчыклар ясап, мәгълүмат туплап килгәннәр.







