Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Тормышыбыз бизәге сез, кадерле хатын-кызлар!

7 март көнне Күәм мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, язның беренче бәйрәме – 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сәхнә ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре белән очрашу кичәсе уздырды. Җирлек башлыгы Искәндәр Илнур улының шигьри котлавы белән башланып киткән кичә нәфис сүз, җирлекнең иң талантлы балаларының чыгышлары, өлкәннәрнең матур җыр-моңнары, уеннар белән үрелеп барды. Кунаклар шулай ук «Матур әдәбиятта Ана образы», ”Һәр җәүһәрдә – халкым мирасы” исемле китап күргәзмәләре белән дә таныштылар.