Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Күңелем хәзинәсе

2024 ел Рәсәйдә Гаилә елы уңае белән гаиләләребездәге мөнәсәбәтләргә, гореф-гадәтләргә, гаилә кыйммәтләренә, тәрбия алымнарына игътибар итү зарур. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы итеп күрергә телибез икән, аларга дини тәрбия бирү кирәклеге турында да онытмаска тиешбез. Шуны истә тотып китапханәбезнең уку залында гүзәл затлар, яшь ханымнар өчен авылыбызның һәркем яраткан хөрмәтле абыстае – Шакирова Ләлә Вазыйх кызы белән түгәрәк өстәл артында “Күңелем хәзинәсе” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуда Ләлә апа сәламәт тормыш рәвеше, әдәп-әхлак, тәртип кагыйдәләре, ата-анага хөрмәт, мәрхәмәтлелек, бер-береңә ярдәмләшү, дин гыйлеме өйрәнү турында бик эчтәлекле, бик мәгънәле итеп сөйләде. Кунагыбыз тамашачыларның сорауларына җавап биреп кенә калмыйча, яшь буынны дөрес тәрбияләү  турында киңәшләрен дә бирде. Аның аек акылы, тирән гыйлеме, үтемле сүзе, тапкырлыгы-зирәклеге барчабызны гаҗәпләндерде дә, сокландырды да.

Чарабызны дәвам итеп Ләлә апаның киңәше белән хөрмәтле хатын-кызларыбызга дисбе (тәсбих) ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Күңел  җылысы салып эшләнгән дисбе кадерле ядкарь булып буыннан-буынга тапшырылып килә. Ләлә апа безгә дисбе тарихлары, аларның төзелеше, дисбе тезүнең берничә төрле алымнарын бик эчтәлекле итеп күрсәтеп һәм аңлатып бирде. Гүзәл затлар бу эшне бик яратып башкардылар. Һәрберебезнең күңелендә җылы, якты нур калдырды бу матур очрашу. Арабызда шундый тирән гыйлемле ак әбиләребез барына сөенеп утырдык.