Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

8 март — Халыкара хатын-кызлар көне

Ташчишмә авылы китапханәсендә эшләп килүче «Сәйлән» берләшмәсенә йөрүчеләр китапханәче белән бергә 8 март — Халыкара хатын-кызлар көнен үзенчәлекле итеп үткәрделәр. Әтнәнең «Затлы» кафесына юл тоттылар. Үзенә күрә кечкенә генә экскурсия дә булды.  Ачык йөз, тәмле тел белән каршы алдылар. Яшь чакларны искә төшереп, уеннар да уйнадылар, җырладылар, биеделәр дә. Сәйләнлеләргә бәйрәм бик ошады.