Әниемә бүләк
8 Март – Язның матур һәм шатлыклы тәүге бәйрәме. Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда барыбыз да уйлана башлыйбыз – якыннарыбызга кирәкле дә, файдалы да нинди бүләк алырга? Ә бу бәйрәмне, билгеле инде, букетлардан башка күз алдына да китереп булмый. Әлбәттә инде иң яхшы бүләк – үз кулларың белән ясалган бүләк.
Әлеге уңайдан Әтнә үзәк китапханәсендә “Әниемә бүләк” осталык дәресе оештырылды. Укучылыр үз куллары белән кадерле кешеләренә күзнең явын алырлык, матур конфет букетлары ясадылар.
Чара барышында кызлар 8 Март бәйрәме тарихы турында белделәр, «Җиһанның асыл затлары» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, газиз әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар, үзенчәлекле букет ясау серләренә төшенделәр.
Балаларның йөрәк җылысын, ярату хисен кушып башкарган әлеге эшләре әниләренә иң кадерле бүләк булачагына шигебез юк. Шөгыль һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте һәм ул әле бик озак хәтерләрдә сакланачак дип ышанабыз.
8 марта – очень добрый и радостный день. В этот день мы поздравляем бабушек, мам, девочек с первым весенним праздником. Всем нам хочется удивить и порадовать своих родных и любимых интересным подарком. Конечно лучший подарок – это сделанный своими руками. В преддверии Международного женского дня в библиотеке прошел мастер-класс.
Ребята вместе с библиотекарем сделали сладкий букет в подарок. Ведущая мастер-класса рассказала об основных принципах составления букета, возможных конфигурациях букетов, способах крепления конфет и методах изготовления вспомогательного декоративного материала, вариантах оформления конфетных цветов. У каждого получился свой неповторимый букет, наполненный теплотой и любовью, который он сможет подарить своей маме, а полученные умения можно будет применить при самостоятельном изготовлении подарка к праздникам.
