Туган телем — татар теле
21 февраль-Халыкара Туган тел көне. Бу көн алдыннан Яңа Шашы авылы китапханәсенең уку залында Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем – татар теле» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Башта бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштык. Укучылар туган тел турында шигырьләр яттан укыдылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чарага «Тел – милләтнең сакчысы» китап күргәзмәсе оештырылды, анда шулай ук якташыбыз-язучы, тел белгече, профессор И.М. Низамовның китаплары тәкъдим ителде. Күзәтү барышында балалар язучының иҗаты белән таныштылар. Чара ахырында барысы да «Туган тел» җырын башкардылар.
21 февраля — Международный день родного языка. В читальном зале Новошашинской сельской библиотеки провели с учащимися тематический вечер «Туган телем – татар теле», посвященный дню родного языка. В начале познакомились с историей возникновения праздника. Учащиеся читали наизусть стихотворения о родном языке, разгадывали загадки, вспоминали пословицы и поговорки. К мероприятию была оформлена тематическая книжная выставка «Тел – милләтнең сакчысы», где также были представлены книги нашего земляка-писателя, языковеда, профессора И.М. Низамова. В ходе обзора дети ознакомились с творчеством писателя. В конце мероприятия все хором исполнили песню «Туган тел».
