Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Татарның күкрәк бизәгече — ИЗҮ» осталык дәресе

20 февраль көнне Түбән Бәрәскә авылы китапханәчесе Әтнә туган якны өйрәнү музеенда кунакта булып кайтты. Музей хезмәткәрләре әниләр һәм кыз балалар белән берлектә «Татарның күкрәк бизәгече — ИЗҮ» дип аталган осталык дәресе оештырдылар. Әлеге чара «Бизәк төрләре» лекциясе белән башланып, презентация белән үрелеп барды. Һәр әни-кыз бирелгән орнаментлар ярдәмендә изү эшләде. Һәр гаиләнең изүе үзенчәлекле булды. Шундый рәхәт, җылы ,файдалы очрашу булды!