Республикабыз символлары
Гаилә елы уңаеннан Бәрәскә балалар бакчасының зурлар төркеме бүген әниләре һәм тәрбияче апалары белән китапханәгә кунакка килделәр. Балалар китапханә заллары белән таныштылар. Татарстан гербы көне уңаеннан республикабызның гербы һәм флагы турында мәгълүмат алдылар. Үзләре дә төсле кәгазьләрдән флаг ясап карадылар. Шарлар эченә яшерелгән табышмакларга жавап эзләделәр. «Шалкан» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Соңыннан аларга бүләккә “Беренче көн” дигән китаплар тапшырылды.






