Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Үзенчәлекле осталык дәресе

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Әтнә үзәк китапханәсендә агач кисеменә рәсем ясау буенча осталык дәресе узды. Чара барышында китапханәче танылган рәссамнар Э.Зарипов, Б.Урманче, Х.Якупов, И.Рәфыйков иҗатлары тупланган китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Кызыклы да, мавыктыргыч та булган әлеге үзенчәлекле дәресне китапханәбезнең иң актив китап укучысы, рәсем сәнгатен яратучы Әскәрова Динә Наил кызы үткәрде. Чара барышында Динә бүгенге көндә акрил буяу ярдәмендә рәсем ясау декоратив һәм кулланма иҗатның популяр юнәлешләренең берсе булуы турында, кайсы очракта нинди буяу куллану кулай булуы һәм төрле рәсем ясау ысуллары белән таныштырды.  Катнашучыларның һәрберсе агач кисемнәренә акрил буяулар ярдәмендә үз фантазиясен җигеп рәсем ясады.

Рәсем сәнгате дигән серле дөньяга сәяхәт бик тә кызыклы, мавыктыргыч килеп чыкты. Әлеге чара укучы балаларга бик тә ошады, кызыклы мәгълүмат беркемне дә битараф калдырмады. Аларның тын да алмый тыңлаулары, берсен-берсе уздырып, сораулар бирүләре мондый чараларның балаларга бик тә кирәкле булуын күрсәтә. Дустанә җылы атмосферада мавыктыргыч осталык дәресе узганы сизелми дә калды. Яшүсмерләр рәсем ясатучы Динә апалары белән фикер алышудан, бер-берсе белән дустанә аралашудан, иҗат процесыннан бик канәгать калдылар, һәр катнашучы үзенең эшләнмәсен үзе белән алып кайтып китте. Мондый осталык дәресләре укучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

 

Рисование на деревянных спилах – новое веяние в художественном искусстве. Спил, обрамленный корой – прекрасная основа под живопись.
Библиотека пригласила творить мини-картины на березовых спилах. Занятие было полезно всем, кому интересна роспись по дереву. Мастер рассказал об истории возникновения искусства росписи на спилах, показал примеры работ, раскрыл секреты, как подготавливать поверхность перед нанесением рисунка, какие породы дерева можно использовать, какими красками лучше всего рисовать и чем закрепить рисунок.
Участники под его наблюдением создали необычный элемент декора из дерева, расписав яркими рисунками и узорами по своей задумке. В случае сложностей художник помог каждому в воплощении идеи.