Гаиләм-бәхетем
1 февраль көнне Ташчишмә авылы китапханәсендә «Гаиләм-бәхетем» исемле кичә булды. Аскаровлар, Хусаиновлар, Сагитовлар, Сабировлар гаиләләре белән кунакка килделәр. Кичәдә гаиләнең кыйммәте турында да сөйләштек, уеннар уйнадык. Клуб мөдире Илсиянең өй иясе булып киенеп керүе бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Ул да үзенең уеннарын уйнатты, гаиләләргә матур теләкләрен җиткерде. Гаилә елының беренче бәйрәме бик күркәм узды.




