Гаилә кыйммәтләре
Комыргуҗа авылы китапханәсе урта мәктәпнең 6-7 сыйныф укучылары белән «Гаилә кыйммәтләре» темасына китапханә дәресе уздырды. Дәрестә гаилә әгьзалары арасындагы ярату, дуслык, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек кебек кыйммәтләрнең әһәмияте турында сойләшенде. Бигрәк тә әти-әнигә, өлкән буынга игьтибар, ихтирам кирәклегенә басым ясалды. Дәрестә гаилә тәрбиясе турында мәкальләр, әйтемнәр кулланылды.

