Саулык зур байлык
Түбән Бәрәскә авылы китапханәсендә авылның сәләмәтлеген саклауда озак еллар авыл халкына хезмәт күрсәткән шәфкать туташлары Гыйззатуллина Кәүсәрия, Шәрипова Гөлҗиһан, Сабитова Фирзия, Касыймова Гүзәлия һәм Вафина Сөмәя апалар белән 3 буын очрашу кичәсе узды. Кунакларыбыз үзләренең эш юлларын, истәлекләрен сөйләделәр. Яшь буынга киңәшләрен бирделәр. Очрашуда 9-11 сыйныф кызлары катнашты. Кызлар викторина сорауларына җавап биреп, беренче ярдәм күрсәтү белемнәрен сынадылар. Әфәрин кызлар! Очрашуда барлык катнашучыларга зур рәхмәт!






