Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Әдәплелек дәресе

Яңа Шашы авылы китапханәсе ​укучылар өчен имам Низамов Равил Ислам улы белән очрашу оштырды. Очрашу барышында Равил хәзрәт укучыларга әдәпле булу сыйфатларын сөйләде. Укучыларны әби-бабайларына, әти-әниләренә һәм якыннарына карата игелекле, мәрхәмәтле булырга чакырды. Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Һәрвакыт ата-аналарга, укытучыларга, белем бирүчеләргә карата ихтирамлы булырга, хөрмәтле мөнәсәбәткә өндәде. Очрашу ахырында Равил хәзрәт укучыларның инсафлы, тәрбияле, игелекле шәхес булып үсүләрен теләп тәмамлады.