Без-бердәм, тату гаилә
Белгәнебезчә, гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса,
аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә-ул иң олы таянычыбыз,
иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында
кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
Ары авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Без-бердәм, тату гаилә» исеме астында могҗизалар кыры уены үткәрде.










