1 сыйныф укучыларын китапханәгә кабул итү
Ташчишмә авылы китапханәсендә «1 сыйныф укучыларын китапханәгә кабул итү» бәйрәме булды. Укучыларга формулярлар ачып аларны яшь китап укучы булулары белән котладык. Бәйрәмгә әкият геройлары да килгән иде. Яңа китаплар һәм китапханәгә килүче газета- журналлар белән таныштык. Башваткыч та чишеп карадык. Китап докторы яшь китап укучыларга үзенең киңәшләрен бирде. Ә Хөрәсән исемле кунагыбызга китап укуның файдалы икәнен аңлатырга туры килде. Укучылар китапханәдән беренче китапларын кулларына алып кайтып киттеләр.






