Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Холокост — халык фаҗигасы

Халыкара Холокост корбаннарын искә алу атналыгы дәвам итә. Шул унайдан Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә «Асылташ» группасы белән «Холокост — халык фаҗигасы» дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Фашист тоткынлыгында булган авылдашларыбызны барладык.
Байбеков Закир, Галиев Әдхәм, Гыйләҗев Шәйхи, Сабиров Габделхай, Закиров Зариф, Ибраһимов Хөсәен, Ибрагимов Газиз, Муллагалиев Дәули, Нәҗмиев Фәйзи, Габдрахманов Нурислам, Ягудин Нурислам, Мәхмүтов Мәгсум абыйлар. Искә алуыбыз аларның рухларына дога булып барып ирешсен. Авылыбызда яшәгән фронтовик Закир абый Байбеков әсиргә төшеп Бухенвальд үлем лагерена эләгә, анда язучы Нәби Дәүли белән бергә була. Соңрак Нәби Дәүли «Яшәү белән үлем арасында» дигән үлемсез китабында бу лагерьда фашистларның вәхшилекләрен, совет әсирләренең минут саен үлем сагалап торганда да рухларын төшермичә, фашистларга каршы көрәшен тетрәндергеч итеп сурәтли. Нацистларның коточкыч рәхимсезлекләре, концлагерьдагы тормыш, массакүләм атышлар турында хикәяләр чарада катнашучыларын берсен дә битараф калдырмады.