Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Комыргуҗа мәктәбенә сәяхәт

26 гыйнвар көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә булып кайттылар. Иң беренче Ш.Мәрҗани музееның әйдәп баручы методисты Зилә Зиннәтуллина китапханәчеләребезне музей белән кыскача таныштырып китте.
Китапханәбезнең библиографы Гөлия Җәүдәт кызы Сибгатуллина укучыларны китапханә эшчәнлеге, Әтнә үзәк китапханәсе тарихы һәм аның бүгенгесе белән таныштырды, уку залы һәм абонемент эшчәнлеге турында сөйләде.