Фатих Кәрим — солдат шагыйрь
Патриот шагыйрь — Фатих Кәримнең тууына 115 ел уңаеннан, атна дәвамында, Кышлау авылы китапханәсендә аның иҗатына багышланган «Фатих Кәрим — солдат шагыйрь» дигән күргәзмә эшләде. Бу күргәзмәнең максаты, китап укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; әдәбиятка мәхәббәт уяту; патриотизм, үзебезнең Ватаныбыз каһарманнары белән горурлану хисе тәрбияләү.