Әти-әнине хөрмәтләү
24 декабрь көнне Ташчишмә авылы китапханәчесе мәчеттә «Әти-әнине хөрмәтләү» исемле әхлак дәресе үткәрде. Баланың әти-әни алдындагы бурычлары турында сөйләшенде. М.Гафуриның «Ана» исемле шигырен укып, балалар фикер алыштылар. Әти-әни безнең иң якын кешеләребез, китапханәче аларны хөрмәт итәргә, әйткән сүзләрен тыңларга, тавышны күтәреп җавап бирергә ярамаганын аңлаттк. Дәрес бик файдалы һәм эчтәлекле булды.
