Кызыл калфак
«Әкият иле» курчак театры һәм Олы Мәңгәр авылы китапханәсе Яңа Кенэр интернат мәктәбе укучылары белән очрашуда булып кайтты. «Әкият иле» курчак театры Шарль Перроның «Кызыл калфак» әкиятен тәкъдим итте. Китапханәче Гөлшат Гарифҗанова әкиятләр турында сөйләп, рус халык әкиятен интернат укучылары белән бергә сәхнәләштерде. Образларга керергә укучыларга Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов ярдәм итте.




