Укытучы-изге һөнәр иясе
Ташчишмә авылы китапханәчесе мәктәптә Остазлар елына карата “Укытучы-изге һөнәр иясе” исемле кичә уздырды. Презентация күрсәтелде, анда һәр укытучының биографиясе, фотолары урнаштырылган иде. Бәйрәм конкурслар, җыр-биюләр белән күңелле узды. Бүләкләр, чәй табыны укытучыларның кәефен тагын да күтәрде.





