Туган як тургае
Бүген Яңа Шашы авылы мәдәният йортында “Туган як тургае” – танылган балалар шагыйре, якташыбыз Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел уңаеннан искә алу кичәсе үтте. Биредә шагыйрьнең китап күргәзмәсе һәм шәхси әйберләре күргәзмәсе оештырылган иде. Мәктәп укучыларының Хәкимҗан Халиков иҗаты буенча чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Шагыйрьнең тормыш иптәше, балалары, оныгы һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзалары үзләренең чыгышлары белән кичәбезне тагын да ямьләндерделәр.


























