Әниләрнең йөрәк җылысы
Әниләр көне унаеннан Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә «Асылташлар» белән «Әниләрнең йөрәк җылысы» дигән тематик кичә уздырылды. Бу кичәдә китапханәче Гөлшат Гарифҗанова фотолардан презентация тәкъдим итте. Ветераннар Советы рәисе Закирова Хәлимә апа бәйрәм белән котлады, шулай ук котлауларны Бахтияр авылы клубы мөдире Ибрагимова Лилия, Олы Мәңгәр халык театрының режиссеры Сәләхетдинов Рафис дәвам итте. Алдан кунелле конкурс программасы әзерләнгән иде. Котлаулар чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәмдә кунакларыбыз да бар иде. Бахтияр һәм Иске Мәнгәр авылларыннан килгән апаларнын «Әкълимә»җыры иң зур бүләк булды. Кичә бик җылы рухта үтте.








