Русиянең көче – бердәмлектә!
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырды, икенчедән, дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре тупланган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Ары авылы китапханәчесе балалар белән җыелып бердәмлек көне уңаеннан әңгәмә үткәрде. Балалар бик матур эчтәлекле рәсемнәр ясадылар.




