Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Китапханәчеләр җыелышы

Бүген Әтнә үзәк китапханәсендә район китапханәчеләренең чираттагы эшлекле җыелышы узды. Бу юлы да ул агымдагы  елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга, киләсе елга план төзүгә багышланды. Шулай ук биредә “Pro.культура” официаль платформасында афишалар урнаштыру һәм Пушкин картасы белән чаралар үткәрү буенча сорауларга ачыклык кертелде. Төрле эш юнәлешләре буенча фикер алышынды. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге”нең рәхмәт хаты белән үзәк китапханә библиографы Сибгатуллина Гөлия Җәүдәт кызы, Күәм авылы китапханәчесе Вафина Луиза Рүзәл кызы һәм шундый ук эчтәлекле мактау грамотасы белән үзәк китапханә методисты Галимҗанова Рания Фоат кызы, Ташчишмә авылы китапханәчесе Габдрахманова Нәзирә Шамил кызы мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Сегодня в Атнинской центральной библиотеке состоялось очередное рабочее совещание библиотекарей района. Были подведены итоги проделанной работы, намечены предстоящие задачи и планы. Обсуждались вопросы по различным направлениям работы, по размещению афиш и событий в официальной платформе “Pro.культура”, по проведению мероприятий по Пушкинской карте. Благодарственным письмом «Ресурсного центра внедрения инноваций и сохранения традиций в сфере культуры Республики Татарстан» за добросовестный и плодотворный труд, большой вклад в развитие культуры Атнинского муниципального района Республики Татарстан наградились библиограф центральной библиотеки Сибгатуллина Гулия Завдатовна, библиотекарь Кубянской сельской библиотеки Вафина Луиза Рузаловна и почетной грамотой аналогичного содержания методист центральной библиотеки Галимзянова Рания Фоатовна, библиотекарь Ташчишминской сельской библиотеки Габдрахманова Назира Шамиловна наградилась благодарственным письмом Министра культуры Республики Татарстан.