Хәтер көне
15 октября — День памяти. В 1552 году наше государство — Казанское ханство было завоевано, татарский народ подвергся многовековым испытаниям… Исторические документы подтверждают это. Изгнанный с Казанского престола хан Шах Гали построил дворец на холме между селами Менгер и Кишит.
16 октября в Большеменгерской сельской библиотеке провели День памяти. Гости украсили вечер своими содержательными выступлениями.
15 нче октябрь — Хәтер көне. 1552 нче елда дәүләтебез — Казан ханлыгы яулап алынып, милләтебез, татар халкының гасырлар буена авыр сынауларга дучар ителгән көннең башы…
Тарихи документлар моны тәгаен раслый. Казан тәхетеннән куылган хан Шах Гали Мәңгәр һәм Кишет авыллары арасындагы калкулыкта сарай салдырган. Анда хәзер ялгыз нарат сакланып калган. Казаннан чыгып киткәндә Шах Галинең әйткән сузләре:
Дус, дус дигәнем,
Дус тугел икәнсез,
Дус диеп үк йөргәнем
Бар да дошман икәнсез.
Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә 16 октябрь көнне «Хәтер көне» уздырылды. Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр, Бахтияр авылларының аксакаллары белән тагын бер тапкыр тарихыбызны искә төшерделәр. Килгән кунаклар кичәне эчтәлекле чыгышлары белән бизәделәр.







