С любовью и уважением
5 октября — профессиональный праздник учителей. В связи с праздником в Кулле-Киминской общеобразовательной школе имени Сибгата Хакима работники Ислейтарского дома культуры, библиотекари сел Ислейтар, Кулле-Кими организовали праздник. Праздничное утро началось со встречи учителей. Каждого учителя встретили в форме, с цветами под трогательную мелодию . Для учителей была организована игра «Поле чудес». Участники нашли ответы на самые разные интересные вопросы. Самым ярким моментом праздника стал приход на праздник Чебурашки, который поздравил учителей. Его с радостью встретили не только дети, но и учителя. Это был особенный, красивый праздник.
5 нче октябрь укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре. Бәйрәм уңаеннан Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ары мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ары, Күлле-Киме авылы китапханәчеләре бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм иртәсе укытучыларны каршы алудан башланды. Мәктәп ишеген ачкан һәр укытучыны күңелләрне кузгатырлык көй астында форма күлмәге, ак алъяпкыч киеп, чәчәкләр тотып каршы алдылар. Һәр укытучының күзендә соклану, гаҗәпләнә катыш шатлык яшьләре күрү тагын да рухландырырды. Укытучылар өчен «Могҗизалар кыры» уены оештырылды. Катнашучылар төрле кызыклы сорауларга җавап таптылар. Бәйрәмнең иң матур мизгеле, Чебурашканың укытучыларны котлап бәйрәмгә килүе булды. Аны балалар гына түгел, укытучылар да бик матур итеп куанып каршы алдылар, шатлыклары йөзләренә чыккан иде. Бәйрәмдәге һәр кеше ахырдан торт белән чәй эчте. Бик үзенчәлекле, матур бәйрәм булды. Киләчәктә дә мәктәп белән мәдәният арасында дуслык җепләре нык булсын иде!








