Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Иҗат – гүзәл гамь ул

13 октября в  библиотеке прошел творческий вечер «Иҗат – гүзәл гамь ул». На встрече присутствовали наши земляки: начальник управления информационной службы и по связям со средствами массовой информации Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар – Гульназ Шайхи, автор программ на канале “Татарстан – Новый век” – Альберт Шакиров и поэтесса Гелюся Батталова. В ходе мероприятия обсудили многие проблемы, касающиеся творчества, языка. Представители старшего поколения поделились своим опытом. Также гости, сочиняющие стихи, представили свои творения. Гульназ Шайхи подарила каждому участнику свои книги и газету «Татарлар». Особая благодарность Фахрутдиновой Раиле Фоатовне за организацию этого вечера!

13 октябрь көнне китапханәбездә «Иҗат – гүзәл гамь ул» дип исемләнгән иҗади кичә узды. Кичәдә якташларыбыз: Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе – Гөлназ Шәйхи, “Татарстан – Яңа гасыр” каналында зур уңыш казанган программалар авторы – Альберт Шакиров һәм шагыйрә Гөлүсә Батталова катнашты. Кичә барышында иҗатка, телебезгә кагылышлы күп кенә проблемалар турында киңәшләштеләр, фикер алыштылар. Өлкән буын вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук шигырь иҗат итүче кунаклар үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Гөлназ Шәйхи һәр катнашучыга үзенең китапларын һәм “Татарлар” гәҗитен бүләк итте. Әлеге кичәне оештырганы өчен Фәхретдинова Раилә Фоат кызына аеруча зур рәхмәт! Мондый очрашулар соңгысы булмасын, тагын очрашырга язсын!