Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Путешествие в шахматное королевство

Игра в шахматы, история которой уходит корнями в далекие века, не теряет своей популярности и в современном мире компьютеров и гаджетов. Главное значение этой игры — способствовать развитию интеллектуальных способностей человека. Поэтому люди, которые всю жизнь играли в шахматы, и в зрелом возрасте не теряют своего совершенного развития, ясного ума. 20 июля отмечается как Международный день шахмат. В связи с этим Атнинская центральная детская библиотека в парке культуры и отдыха “Туган як” организовала для детей урок игры в шахматы “В шахматы играю – ум свой развиваю”.Сотрудники библиотеки ознакомили детей с историей шахмат, представили интересные факты о ее магической силе.Урок по шахматам проводил    Раиль Шакиров, который известен не только в Атнинском районе, но и в нашей республике как  мастер-шахматист и  тренер  по шахматам.Раиль Шакиров в своём выступлении сумел вызвать у ребят большой интерес к данному виду спорта, желание в дальнейшем серьёзно заниматься шахматами: рассказал об особенностях шахматной доски, фигурах и их  названиях, о вертикальных, диагональных, горизонтальных ходах, ознакомил с приемами игры. Ребята получили огромное удовольствие и море впечатлений.

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте – кешенең интеллектуаль сәләтен үстерүдә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһеннәрен югалтмыйлар. 20 июль Халыкара шахмат көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Әтнә үзәк балалар китапханәсе “Туган ягым”  мәдәният һәм ял паркында балалар өчен “В шахматы играю – ум свой развиваю” дип исемләнгән шахмат уены дәресләре оештырды. Китапханә хезмәткәтләре балаларны шахмат тарихы белән таныштырды, аның тылсымлы көчкә ия булуы турында кызыклы фактлар китерде. Әтнә районында гына түгел, Республикабызда ук танылу алган оста шахматчы, тренер Раил әфәнде Шакиров үзенең чыгышы белән балаларда зур кызыксыну, киләчәктә шахмат белән ныклап шөгыльләнүгә зур теләк уятты: шахмат тактасының үзенчәлекләре, фигуралары, аларның исеме, вертикаль, диагональ, горизонталь  йөрешләр турында сөйләде, уенның алымнары белән таныштырды, шахмат уенының кешеләргә әйтеп бетергесез файдасы, ярдәме турында сөйләде. Шахмат уены дәресләре балалар куңелендә матур тәэсирләр калдырды.