Патриотическая программа «Герои Победы»
Всё дальше и дальше уходят в глубину истории события Великой Отечественной войны. Но не уходит из людских сердец память о её бесчисленных жертвах, искалеченных судьбах, о великой и горькой, со слезами на глазах, Победе.
Центральная библиотека провела урок мужества в память о героях войны и об их героических подвигах. Учащиеся в очередной раз вспомнили события военных лет, познакомились с судьбами участников–односельчан Великой Отечественной войны. Узнали, какими подвигами прославились герои–земляки в годы войны.
В конце мероприятия прошла экскурсия в музейный комплекс Гани Сафиуллина, расположенного в доме, где он родился и вырос в деревне Новый Кишит. Гани Сафиуллин – Герой Советского Союза, генерал–лейтенант, который прошел войну с первых дней. Гости ознакомились с личными вещами, документами военачальника, экспонатами с мест боев дивизии генерал–лейтенанта под Сталинградом, а так же монументом Сафиуллину, который установлен перед домом.
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Әтнә үзәк китапханәсенең актив китап сөюче яшүсмерләре белән Арча районы Иске Кишет авылында урнашкан Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музей-утарына экскурсиягә барды. Музейда Гани Сафиуллинның тормыш һәм сугышчан юлына кагылышлы бик бай мәгълүмат тупланган, биредә геройның шәхси киемнәре, сугыш вакытында киелгән кителе, шәхси китапханәсендә булган китаплары саклана. Архив документларының күчермәләре, Сталинград янындагы сугыштан соң табып алынган каскалар, корал калдыклары аерым бүлекләрдә урын алган. Музей җитәкчесе Габитова Гөлфия Әмин кызы музей-утар буйлап экскурсия үткәрде. Ул Гани Сафиуллинның тормыш юлы һәм сугышчан батырлыгы, аның күпкырлы эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде. Балалар хәрби җитәкченең шәхси әйберләре һәм документлары белән таныштылар, экспонатларны кызыксынып, кул белән тотып карадылар. Яшүсмерләр музей җитәкчесенең чыгышын зур игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.








