Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Агачтан могҗиза тудыручы!

В честь Года национальных культур и традиций в Республике Татарстан 22 мая в Атнинской центральной библиотеке открылась персональная выставка  заслуженного ветеринарного врача Татарстана и Российской Федерации, в настоящее время исполняющего обязанности имама с.Кунгер, мастера деревянных изделий — жителя с. Нижние Шаши Атнинского района Махмута Хакимзянова. Познакомиться с его творениями – сказочными героями, вырезанными из дерева, пришли учащиеся 7 А и 7Б классов Большеатнинской средней школы. Мастер ознакомил со своими неповторимыми изделиями, рассказал об истории изготовления каждого из них, о том, какие материалы и инструменты он используют и ответил на интересующие вопросы учащихся.

2023 ел – Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 22 май көнне Әтнә үзәк китапханәсенә районыбызның дәрәҗәле, хөрмәткә лаек шәхесе, Татарстан һәм Россия Федерациясенең  атказанган мал табибы,  хәзерге вакытта Күңгәр авылында имам вазифасын башкаручы, агач эшләнмәләр остасы – Әтнә районы Түбән Шашы авылында яшәүче Мәхмүт абый Хәкимҗановның “Агачтан могҗиза тудыручы!” исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Аның күңел җылысын биреп, агачтан уеп эшләгән иҗат җимешләре – әкият геройлары белән танышырга Олы Әтнә урта мәктәбенең 7 А һәм 7Б сыйныф укучылары килделәр. Мәхмүт абый зәвыклы, кабатланмас эшләнмәләре белән таныштырды, һәрберсенең эшләнү тарихы, нинди материаллар, кораллар куллануы турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.