137 лет со дня рождения народного поэта
26 апреля исполнилось 137 лет со дня рождения великого татарского поэта, литературного критика, публициста, одного из основоположников новой татарской литературы Тукаева Габдуллы Мухаметгарифовича. Также в этот день в республике отмечался День родного языка.
В связи с праздником в районе было запланировано проведение многочисленных торжественных мероприятий.
Первым мероприятием стало возложение цветов к бюсту великого татарского поэта, установленному перед сельскохозяйственным техникумом им.Габдуллы Тукая.
Также в здании Атнинского государственного драматического театра им. Г.Тукая прошел литературно-музыкальный вечер, посвященный любимому поэту. В ходе праздника прозвучали песни на слова поэта, его стихи. На вечере состоялась церемония награждения победителей конкурса творческих работ “ТУКАЙ ХӘЯТЫННАН ИЛҺАМЛАНЫП…”. Победителей, а также участников наградили дипломами, благодарственными письмами и памятными подарками.
26 апрель көнне Татарстанда бөек шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе Тукаев Габдулла Мөхәммәтгариф улының тууына 137 ел тулды. Шулай ук бу көнне республикабызда Туган тел көне билгеләп үтелде.
Бәйрәм уңаеннан районыбызда күпсанлы тантаналы чаралар үткәрү планлаштырылды.
Беренче чара Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы каршында урнашкан бөек татар шагыйребез бюстына чәчәкләр кую булды.
Шулай ук Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында сөекле шагыйребезгә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәм барышында шагыйребезнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар, аның шигырьләре яңгырады. Кичәдә “ТУКАЙ ХӘЯТЫННАН ИЛҺАМЛАНЫП…” дип исемләнгән иҗади эшләнмәләр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да булып узды. Җиңүчеләрне, шулай ук катнашучыларны дипломнар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
















