Итоги районного конкурса «Укытучыма рәхмәтем чиксез!»
2023 год объявлен в России и Республике Татарстан Годом педагога и наставника. Атнинской центральной детской библиотекой был объявлен конкурс среди учащихся 8-14 летней возрастной категории. На конкурс поступили творческие работы, проникнутые любовью и уважением к учителям. Эти работы были тщательно рассмотрены комиссией жюри и определены места в 5 номинациях: «самый искренний», «самый содержательный», «самый сердечный», «самый креативный», «самый оригинальный».
Жюри акцентировало внимание на творческом подходе, умении читателя грамотно раскрыть свою точку зрения, креативности. Искренние стихи и сочинения учащихся на родном языке вызвали глубокое восхищение.
Конкурс — это стимул к творчеству. Здесь задействованы и знания, и воображение, и фантазия. Участники конкурса — любители чтения. Чтение книг способствует расширению словарного запаса, повышению грамотности, а также развитию кругозора, фантазии, воображения.
Надеемся, что и в дальнейшем будете активно участвовать в мероприятиях, конкурсах, проводимых среди учащихся.
2023 ел Россиядә һәм Татарстан Республикасында «Педагог һәм остаз елы» дип игълан ителде. Әтнә үзәк балалар китапханәсе 8-14 яшь категорияләрендәге мәктәп укучылары арасында укучыларга белем һәм тәрбия биргән мөгаллим — остазларыбызны хөрмәтләү максатыннан « Укытучыма рәхмәтем чиксез!» дип аталган бәйге игълан иткән иде. Бәйгегә укытучыларга мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән сугарылган иҗади эшләр килде. Алар арасында проза да, шигъри формада да язмалар бар. Шулай ук бөтен күңел җылысын, осталыгын биреп иҗат иткән фантазиягә бай кулдан эшләнмә дә бар. Әлеге эшләрне жюри комиссиясе бик игътибар белән тикшерде һәм 5 номинациядә урыннар билгеләде: «иң ихлас», «иң эчтәлекле», «иң самими», «иң иҗади», «иң оригиналь».
Жюри язмаларның иҗади булуына, укучының үз фикерен төпле итеп ача белүенә, креативлыкка басым ясады. Укучыларның туган телебездә чын йөрәктән иҗат иткән иншалары, шигырьләре тирән соклану хисе уятты.
Бәйгенең нәтиҗәләре барыбызны да куандыра. Бәйге – ул иҗатка стимул. Монда белем дә, хыял да, фантазия дә эшкә җигелә. Бәйгедә катнашучылар – китап укырга яратучылар, дигән фикердә без, чөнки китап укыган балада тел байлыгы, фикерләү сәләте тиешле югарылыкта була.
Киләчәктә дә укучыларыбыз арасында уздырыла торган чараларда, конкурсларда актив катнашырсыз дигән теләктә калабыз.








