Эхо веков в истории семьи
2 марта в Кунгерском доме культуры состоялся районный фестиваль — конкурс «Эхо веков в истории семьи», приуроченный к году национальных культур и традиций в Республике Татарстан. Основной целью фестиваля-конкурса является развитие преемственности поколений, изучение истории своей семьи, родного края, народа. От каждого сельского поселения участвовали талантливые семьи, у которых есть своя родословная. Члены жюри оценили результаты выполнения участниками заданий, определили победителей. 1 место заняла семья Бургановых из села Верхняя Серда, 2 место – семья Хафизовых из села Старый Менгер, 3 место – семья Сабировых из села Кулле-Кими. Выражаем благодарность каждой семье и поздравляем победителей!
2 март көнне Күңгәр мәдәният йортында 2023 ел — Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы унаеннан «Тарихта без эзлебез» районкүләм шәҗәрәләр фестиваль-бәйгесе үткәрелде. Фестиваль-бәйгенең төп максаты – буыннар дәвамчылыгын үстерү, туган як, халык, нәсел тарихын өйрәнү. Һәр авыл җирлегеннән үзендә нәсел шәҗәрәсе булган, талантлы гаиләләр катнашты. Жюри әгъзалары катнашучыларның биремнәрне һәм башка төр сынауларны үтәү нәтиҗәләрен тикшереп бәяләделәр, җиңүчеләрне билгеләделәр. 1 нче урынны Югары Сәрдә авылыннан Борһановлар гаиләсе, 2 нче урынны Иске Мәңгәр авылыннан Хафизовлар гаиләсе, 3 нче урынны Күлле-Киме авылыннан Сабировлар гаиләсе яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз, катнашкан һәр гаиләгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!












