Холокост — буыннар хәтере
27 гыйнвар − Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Бу көнне совет гаскәрләре Освенцим концлагерен азат иткәннәр.
Шул уңайдан Күәм авыл китапханәсе тарафыннан “Холокост − буыннар хәтере” дип аталган хәтер сәгате уздырылды. Укучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы чорының фаҗигале сәхифәсе буларак, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштырдык. Холокост корбаннары истәлегенә хәтер шәмнәре кабыздык. Чара барышында укучыларга «Холокост: хәтер һәм кистәтү» дигән күргәзмә дә тәкъдим ителде.


