Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Районның үзәк чыршысын ачу тантанасы

25 декабрьдә «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында районның үзәк чыршысын ачу тантанасы узды. Әтнә муниципаль районы башлыгы Хисамиев Рөстәм Шәһит улы килгән кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә, һәр авыл җирлегеннән килгән ел символлары һәм әкият геройлары чыгышы белән беррәттән, районыбыз оешмалары хезмәткәрләре концерт номеры әзерләп килделәр. Әлеге чарада китапхнәчеләребез дә актив катнашты. Бәйрәм концерты номерлары арасында, барлык катнашучыларга, бу бәйрәмгә килгән һәр авыл җирлекләренә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмебезнең кадерле кунаклары – Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килүчеләрне якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрик итте һәм матур теләкләрен җиткерде.