Давайте жить добрыми делами
В честь декады инвалидов 7 декабря Кшкловская сельская библиотека пригласила односельчан с ограниченными физическими возможностями на вечер отдыха. После проведения различных конкурсов, яркого общения ознакомились с книжной выставкой «Мин тормышны яратам», новыми книгами, поступившими в библиотеку, прочитали стихи. Мероприятие завершилось чаепитием.
Инвалидлар декадасы уңаеннан 7 декабрь көнне Кышлау авылы китапханәсе физик мөмкинлекләре чикле авылдашларны «Изгелекләр кылып яшик» дип аталган ял кичәсенә чакырды. Кунаклар җанлы аралашу, «Табышмак — бил алышмак» , «Мәкаль әйтәм — дәвам ит», «Дөньяда ниләр бар» конкурслары үткәргәннән соң «Мин тормышны яратам» китап күргәзмәсе , китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар, шигырьләр тынладылар. Соңыннан түгәрәк өстәл артында бергәләшеп кайнар коймак белән чәй эчтеләр.