Журналлар иленә сәяхәт
Күңгәр авыл китапханәсендә “Журналлар иленә сәяхәт” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Балалар журналы — ул чын хәзинә, чөнки аның битләрендә бик күп кызыклы мәгълүмат очратырга мөмкин. Балалар китапханәбездә булган журналларны зур кызыксыну белән карадылар. Китапханәче белән бергә табышмакларга җаваплар таптылар. Журналларда басылган рубрикалардан биремнәрне бик теләп башкардылар.


