Россия Конституциясе — безнең төп канун
12 декабрь — Россия Конституциясе көне уңаеннан Күңгәр авылы китапханәсендә «Россия Конституциясе безнең төп канун» дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар бәйрәмнең тарихы, илебезнең тормышын, гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгеләүче законнар язылган дәүләтнең төп документлары турында белделәр. Шулай ук флаг, герб, гимн барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Соңыннан викторина сорауларына җаваплар таптылар.


