Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Бөек батырлык тарих түрендә

9 декабрь — Ватан геройлары көне. Бу мөһим истәлекле көндә, илебез геройларының батырлыклары турында укучыларга җиткерү максатыннан Күәм авыл китапханәсендә тематик күргәзмә оештырылды. Авыл мәдәният йортында да күчмә күргәзмә куелып, укучыларга Ватан геройлары турындагы китаплар тәкъдим ителде. Бөек Ватан сугышында халкыбызның батырлыгы, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән һәм махсус хәрби хәрәкәттә катнашучы авылдашларыбыз турында мәгълүмат бирелде.