Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Күңел җылысын кушып…

Инвалидлар декадасы кысаларында Күәм авыл китапханәсендә Галимҗанова Әлфинур апа Харис кызының кул эшләреннән «Күңел җылысын кушып…» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучы уңган авылдашыбыз төсле җепләр белән аллы-гөлле чәчкәләр чигә, мозаикалардан картиналар ясый, төрле үрнәкләр кулланып носкилар, чәпәлиләр, көрпәләр бәйли.
Күргәзмәдәге һәр әйбердә аның күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана.