Яңа ел остаханәсе
Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбендә мавыктыргыч осталык дәресе үтте.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларын иң матур һәм иң оригиналь чыршы уенчыгы ясау серләренә төшендерделәр. Балалар фоамиран белән эшләүнең төрле техникаларын өйрәнделәр, гадәти булмаган уенчыклар ясау буенча практик күнекмәләр алдылар.
Урта сыйныф укучылары өчен «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында декоратив чыршы ясау буенча осталык дәресе уздырылды.
Катнашучыларыбыз аралашудан шатлык, бик күп уңай хисләр алдылар, рәхәтләнеп иҗат атмосферасына чумдылар. Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтләрен үстереп кенә калмый, ә яңа ел бәйрәме кәефен дә тудыра.
Әлеге чара «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» дәүләт программасы кысаларында һәм «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп үткәрелде.















